25 июньдә, Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне алдыннан, Ташкичү авыл китапханәсендә «Без — сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән тематик сәгать узды.
Сөйләшү наркомания турында, медицина, социаль һәм иҗтимагый күренеш, аның таралу сәбәпләре, шулай ук кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә яшь организмга наркотик препаратлар кулланудан килгән зыян турында барды. Яшь буынны наркотиклар куллануга җәлеп итү һәм бу бәйлелектән котылу өчен кешегә җәһәннәмнең нинди юлларын үтәргә туры килүе турында да әйтелде.
Чараның төп темасы наркотиклы төрләрнең берсе буларак психо — актив матдәләр, спайслар, экстези куллануны профилактикалау булды.
Ахырда катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Шуны истә тоту мөһим: тормыш бер тапкыр гына бирелә һәм аны дөрес яшәргә кирәк.
Чарага «Наркотиклар ЮК» китап күргәзмәсе оештырылды.