Димтамак авылы мәктәп укучылары өчен «Иминлек көне» чарасы узды

2024 елның 2 июле, сишәмбе

27 июньдә Димтамак мәктәбенең мәктәп яны лагеренда «Иминлек көне» узды.

 

«Бөҗәк тешләгәндә беренче ярдәм» сәламәтлек минуты , «Яшел даруханә» һәм «Өйдә һәм урамда куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында» инструктаж лагерьда көнне аып җибәрде.

Соңрак лагерь тәрбияләнүчеләре суда куркынычсызлык буенча танып белү мультфильмнары карадылар. Лагерь тәрбиячеләре суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәгълүмати-профилактик әңгәмә үткәрделәр, балаларга су янында ял иткәндә саклык чаралары турында искә төшерделәр. Э.Ф. Саттарова балаларга рөхсәт ителгән урыннарда һәм өлкәннәр белән генә су коенырга, су өстендә йөзәргә, чикләү билгеләре артыннан йөзәргә, таныш булмаган урында суга чумарга һәм суга сикерергә ярамый, дип аңлатты.

Тәрбияләнүчеләр балаларның тәрәзәдән егылуын профилактикалау буенча «Аркадий Паровозов ярдәмгә ашыга» куркынычсызлык буенча танып белү мультфильмын карадылар. Фикер алышу вакытында балаларда өлкәннәрнең күзәтүесез тәрәзә янында булу, тәрәзә төбенә менү, тәрәзә янында караватта яки башка җиһазларда сикерү, тәрәзәләрне ачу гына түгел, ә хәтта өлкәннәрсез тәрәзәләргә якын килү мөмкин түгеллеге турында белемнәр формалаштырылган һәм тирәнәйтелгән! Без балаларның бу куркынычсызлык кагыйдәләрен нык һәм тирән үзләштерәчәгенә бик ышанабыз!

Бер атна эчендә уздырылган иҗади һәм интеллектуаль конкурсларга йомгак ясалды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International