Ютазы районының төп сәхнәсендә мәктәпне тәмамлаучылардан иң яхшыларны хөрмәтләделәр

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Сәхнәгә бер — бер артлы укуга намуслы мөнәсәбәт белдергән, укуда һәм мәктәп тормышында уңышлар яулаган егетләр һәм кызлар күтәрелде.

Матур, чибәр, алар кайчан гына үсеп җиткәннәр. Артта мәктәп, яраткан педагоглар, дуслар кала. Мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Абрамов билгеләп үткәнчә, алар алдында зур шәһәрләрнең меңләгән утлары кабыначак, күп һәм бихисап перспективалар ачылачак. Әмма туган үскән ояңны, аларның шәхес буларак формалашу еллары үткән туган җирләрен беркайчан да онытмаска кирәк.

Бу көнне тантанада чыгарылыш укучыларына карата бик күп яхшы сүзләр, үгет-нәсихәтләр яңгырады һәм концерт номерлары булды. Күп кенә елмаюлар, алкышлар, шулай ук Рәхмәт хатлары балаларның әти-әниләренә һәм укытучыларына бирелде.

Бүләкләү тантанасын район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район Советы Аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова һәм мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Абрамов алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International