Урыссу укучылары янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә булдылар

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Янгыннарны кисәтү максатыннан 42 санлы янгын—коткару частена экскурсия үткәрелде.

Балаларга янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм бинада янгын чыкканда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, өйдә нинди әйберләр куркыныч тудыра алуын, янгын сүндерүчеләрнең киемнәре, янгын-коткару җиһазлары күрсәтелде, янгын сүндерү часте карамагында булган янгын сүндерү автомобильләре турында сөйләделәр, нинди бурычларны үтәү өчен алар билгеләнгән, ничек эшлиләр, нәрсә белән җиһазландырылганнарын аңлаттылар. Балалар янгын сүндерү машинасының янгын сүндерү өчен зур арсенал барлыгына үзләре инандылар.

Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Экскурсия, һичшиксез, балаларда зур кызыксыну уятты тәэсирләр һәм эмоцияләр озакка җитәчәк!

Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә экскурсия оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Мондый очрашулар балаларда янгын сүндерүче һөнәренә кызыксыну һәм хөрмәт уята. Чөнки янгын куркынычсызлыгы-бала үсә һәм тәрбияләнә торган мохитнең мәҗбүри компонентларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International