Элекке педагог Валентина Новикова редакциягә җибәргән хатында үзе эшләгән 3 санлы мәктәптә ветераннар өчен оештырылган бәйрәм турында бәян иткән. “Безнең районда, беркайда да булмаганча, олы яшьтәгеләргә аерым игътибар сизелә. Бу азык-төлеккә ташламалар белән Өлкәннәр көненә багышлап үткәрелгән ярминкә дә, сатып алынган әйберләрне бушлай өйгә илтеп кую да, пенсионерлар кайчандыр хезмәт куйган предприятиеләрнең һәм оешмаларның ачык ишекләре дә, - дип яза ул. – Безнең мәктәптә бу аеруча үзенчәлекле очрашу булды. Безне укучылар ачык йөз белән каршы алды, чишенергә ярдәм итте. Залга озатып куйды. Безнең элекке эшчәнлегебез турында слайдлар күрсәтелде. Ветераннарны ихлас күңелдән мәктәп директоры Лилия Таһирова котлады. Шигырьләр, биюләр, чыгыш ясаучыларның купшы костюмнары, хәзерге укытучыларның һәм укучыларның яшь йөзләре безне ерак яшьлегебезгә, Мансур Гатауллин җитәкләгән “бишенче” мәктәпкә алып китте. Коллективка яңа гына урнашкан яшь укытучыларны хөрмәтләү, арабыздан бакый дөньяга күчкән педагогларны искә алып, бер минутка тын калу... Без үткәннәрне хәтергә алдык, шаярдык-көлдек, җырлар җырладык һәм киләсе елда да очрашу өмете белән хушлаштык”.
Иске Каразирек авылында ункөнлек чорында “Тормыш көзе матур булсын” бәйрәме үткәрелгән. Укучылар үз әбиләре һәм бабалары өчен концерт куйган. Өлкән буын да алардан калышмаска карар иткән һәм сәхнәдә үз чыгышлары белән куандырган. Алар өчен шулай ук чәй өстәле әзерләнгән. Кайчандыр колхозда эшләүчеләр өчен округ депутаты Ленар Идрисов һәм җирле хуҗалык җитәкчесе Фәнис Ситдыйков 118 азык-төлек пакеты әзерләгән.
Шушы ук көннәрдә район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова, Димтамак авыл җирлеге ветераннары советы рәисе Ринат Әхмәдишин һәм җирлек советы сәркатибе Рәмилә Кашапова белән бергә 11 пенсионер яшәгән Акъюл авылында булганнар, алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан Исхак Газизов та бар. Аларның һәрберсе белән ихлас сөйләшкәннәр, проблемаларын тыңлаганнар һәм аларга Владимир Петров тарафыннан химая ителгән бүләкләр тапшырганнар. Әлеге химаяче игелекле эш белән беренче тапкыр гына шөгыльләнми.
Район мәдәният йортында “Истоки” ветераннар хоры чыгыш ясады. Алар “А годы летят, наши годы как птицы летят” дип аталган концерт тәкъдим иткән. Унбер ел дәвамында эшләүче хор быел “халык хоры” исеменә лаек булды. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова коллективны статусы күтәрелү белән котлады һәм моны раслаучы диплом тапшырды. Бу көнне шулай ук район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, балалар музыка мәктәбе коллективы һәм “Сөембикә” ансамбле дә чыгыш ясаган.