«Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм» республика айлыгы кысаларында Урыссу гимназиясендә "ата-аналар патруле" акциясе узды.
Чарада катнашучылар #Урыссу гимназиясенең мәктәп яны лагеренда ял итүче ата-аналар һәм балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, аларны бозган очракта искәрмәләр ясадылар, өлкәннәргә һәм балаларга юл кырыенда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәләр тараттылар, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен машина йөртүчеләргә уяу булырга үтенеп мөрәҗәгать иттеләр.
Шунысы мөһим, ата-аналар һәм шоферлар әлеге акциягә аңлап карадылар, патруль әгъзаларына карата яхшы мөнәсәбәттә булдылар.
Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын киметүнең иң эффектив ысулларының берсе-баланың киемендә яки сумкасында чагылдыргыч элементлар куллану. Яктылык кайтаргычлар теләсә нинди формада булырга һәм теләсә нинди төскә буялырга мөмкин, шуңа күрә аларны сигнал җайланмасыннан баланың модалы кием деталенә җиңел генә әверелдерү мөмкин. Исегездә тотыгыз! Бала юл законнарын өйрәнә, гаилә әгъзаларыннан һәм башка өлкәннәрдән үрнәк ала. Балаларны юлда тәртипкә өйрәтү өчен вакытны кызганмагыз. Балаларны саклагыз.