Ютазы яшьләре - тәмәке тартуга каршы

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Район Балалар думасы активистлары һәм “SaMoSтоятеләные дети” проектында катнашучылар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия җитәкчелегендә тәмәке тартуга каршы акция үткәрделәр.
Акция Урыссу сәүдә үзәкләре янында уздырылды. Аның барышында тәмәке тартучы гражданнарга сигаретны кәнфиткә алыштыру тәкъдим ителде. Акциядә катнашучылар шулай ук сукырлар җәмгыятенең үтенечен башкарып, узып баручыларга күрмәүчеләр белән аралашу буенча белешмәлекләр тараттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International