Ютазы районында депутат ярдәмчесе халык белән очрашты

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Бердәм Россия” җирле партиясенең кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясенең Әлмәт шәһәрендәге Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеровның ярдәмчесе Рафаэль Шәвәлиев Ютазы районы халкы белән очрашты. Нигездә торак мәсьәләсе сораулары каралды. Раионыбызның бер вәкиле социаль найм буенча алынган фатирны шундый ук юл белән башка шәһәрдәге фатирга алыштырып булу мөмкинлеге турында сорау бирсә, икенчесе күп балалы һәм шул ук вакытта бер баласы инвалид булган гаиләгә авария хәлендәге фатирны икенчегә алмаштырып булу-булмау мөмкинлеге каралды. Сорау бирүчеләргә бер ай эчендә җавап бирергә ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International