Ютазы мөселманнары өчен Корбан гаете - иң зур бәйрәмнәрнең берсе

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Корбан гаете көнендә мөселманнар тәкбир-тәшрик әйтеп Урыссу бистәсенең үзәк мәчетенә юнәлде.

Ибраһим пәйгамбәр заманыннан ук килгән бәйрәмнең әһәмияте турында һәр мөселман белә булыр. Гаетнең мөселманнарны якынайтырга тиеш булуы, авыруларга, юксылларга, ятимнәргә өлеш чыгару зарурлыгы турында Татарстанның Көньяк –Көнчыгыш өлеше казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, имам-хатип Марат хәзрәт Мәрданшин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев, “Фәнис” мәдрәсәсе мөгаллиме Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин чыгышларында бәян ителде. Алар барысы да җыелучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, иминлек теләде. Ахырда барлык җыелган мөселманнар гает намазына басты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International