Каразирек укучылары “Наркотиклардан башка тормыш” дәресе үткәрделәр

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

16 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр республикада игълан ителгән “Наркотиклардан башка тормыш” дип аталган наркотикларга каршы айлык кысаларында Каразирек мәктәбендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен танып белү дәресе үткәрелгән.

Сыйныф җитәкчесе Энҗе Миңнеярова хәбәр итүенчә, үсмерләр белән очрашуны авыл китапханәсе мөдире Флүзә Карипова һәм Иске Каразирек авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сәкинә Садриева үткәргән. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларга видео роликлар тәкъдим иткән, китапханәче аларны әлеге темага нәшер ителгән яңа китаплар белән таныштырган. Очрашуның нәтиҗәле булуына, укучыларны уйланырга, нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итүенә, өстенлекләрне дөрес билгеләүләренә ышаныч бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International