Ютазы районының Яссытугай авылында Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегенең яңа кибете ачылды

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Димтамак авыл җирлегенең Яссытугай авылында Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегенең беренче кирәкле товарлар сату кибетен ачу тантанасы булды. Әлеге объект кыска вакыт эчендә «Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү» республика программасы кысаларында төзелде һәм 4 млн 690 мең сумга төште.

 

 

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин авыл халкын яңа кибет ачылу белән котлады. Ул ассызыклаганча, авыл кибете - сәүдә ноктасы гына түгел, ә аралашырга һәм яңалыклар белән уртаклашырга мөмкин булган урын да.

 

«Без һәрвакыт авылда тормыш сыйфатын яхшыртучы һәм яңа эш урыннары булдыручы инициативаларны хуплыйбыз", - диде район башлыгы.

Чыннан да, авыл җирендәге кибет – төп товарлар белән тәэмин итү һәм халыкны аралашу өчен иң мөһим урыннарның берсе.

Бүген без Яссытугай авылы кешеләре белән яңа кибет ачылуга шатланабыз.

 

Бу безнең районда республика программасы буенча төзелгән өченче яңа кибет. Мондый кибетләр барлык кирәкле әйберләрне урында ук сатып алырга мөмкинлек бирә.

"Кибетнең уңышы сезнең, авыл кешеләренең, товар алырга еш килүегезгә бәйле", - диде Аяз Әдип улы, халыкка мөрәҗәгать итеп.

Яссытугай халкын котлаулар белән шулай ук Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул билгеләп үткәнчә, 2025-2026 елларга республика программасы буенча Ютазы районының башка торак пунктларында райпо кибетләрен ремонтлау планлаштырыла. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, сатып алучыларны кибетнең тышкы күренеше генә түгел, ә эчтәге уңайлылык та җәлеп итә.

Рашат Рифкать улы ассызыклаганча, Татпотребсоюзның максаты - авыл халкын сыйфатлы һәм кулай товарлар белән тәэмин итү, ассортиментны киңәйтү һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү.

Тантаналы ачылыш вакытында символик кызыл тасма киселде, шуннан соң бай ассортиментлы товарлар кибете эшли башлады. Бу көнне сатып алучыларга сатучы Җәмилә Галиева хезмәт күрсәтте.

 Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне дәртле концерт номерлары белән бизәделәр. Бу вакыйгага шатлык өстәп, авыл халкы да чыгышлар әзерләп куйган. Чарада катнашкан һәркем  җанлы музыка, бию номерлары белән ләззәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International