Ютазы җиңелатлетларын Олимпия уеннарында катнашучы Ариткулов бүләкләде

2013 елның 18 октябре, җомга

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә  җиңел атлетика буенча Төбәкара турнир узды, анда безнең спортчылар да катнашты.

Турнир БРның күренекле спортчысы, Олимпия уеннарында катнашучы, Бөтендөнья универсиадасы призеры, халыкара класслы спорт мастеры Рамил Ариткулов призларына узды. 2002 елда туган һәм кечерәк спортчылар арасында 800 метр  дистанциягә ярышта (барлык яшьтәгеләр өчен дә бертигез) “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Эдуард Зыятдинов өченче урынны алды, шул ук спорт мәктәбеннән Ирина Бибенина 1996-1997 елларда туган спортчылар арасында икенче булды (икесенең дә тренеры Рузил Файсханов). Җиңүчеләрне Ариткулов шәхсән үзе бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International