Байлар авылыннан Мөзәянә Гайнетдинова Россия Президентының тәбрикләү хатын алды

2013 елның 18 октябре, җомга
Байлар авылында яшәүче Мөзәянә Гайнетдинова үзенең 90 яшен иң якын кешеләре арасында каршылады.
Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мөзәянә әби туганнары, балалары тәрбиясенә мохтаҗ, чөнки олы яшьтә булуы үзен сиздерә. Шуңа да карамастан, ул Россия Президентының тәбрикләү хатын, район башлыгы бүләкләрен сабырлык белән кабул итте. Аларны өлкән яшьтәге юбилярга социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International