Районның дәүләт янгын күзәтчелеге ютазылыларның торакларын тикшерәчәк

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
Районда күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары, янгын сүндерүчеләр, полиция вәкилләре һәм авыл җирлекләре советлары вәкилләре тарафыннан “Торак-2013” операциясе уздырыла.
Комиссия ютазылыларның торакларын янгын куркынычсызлыгы торышына тикшерә. Янгын сагы вәкилләре киләчәктә янгын сәбәбенә әверелергә мөмкин булган теге яки бу кагыйдә бозуларны рәсми формада күрсәтәләр, дип хәбәр итә районның дәүләт янгын күзәтчелеге. Мәсәлән, быелның тугыз аенда район территориясендә хуҗалыкларга шактый зыян салган 17 янгын чыккан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International