Бар эшкә дә оста иде ул

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Урыссу бистәсендә яшәүче Рәисә Төхвәтуллина шушы көннәрдә 90 яшьлек тормыш чиген узды.

 

Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән котларга финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова килде. Иң изге теләкләрен җиткереп, ул бүләк, чәчәк бәйләме һәм район алдындагы казанышларын тану йөзеннән «Ютазы районына 30 ел» медале тапшырды.  Безнең героиня озак еллар дәвамында «Электросоединитель» заводында эшли.  Фрезеровщик  булып эшли башлап, аннары ул механика бүлегенә күчә. Техник, инженер-икътисадчы, өлкән икътисадчы... Рәйсә ханым сәүдә системасында да эшләгән: ул 12 ел Урыссу азык-төлек кибетләренең берсендә эшли.

 

 

 

Роза Әхмәдиева

 

Тулырак "Ютазы таңы" газетасында

 

 

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/ei-byla-podvlastna-liubaia-rabota

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International