Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Район сукырлар оешмасының үз бүлмәсе булды
2013 елның 25 октябре, җомга
Күптән түгел Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы Урыссу мәктәп-интернаты бүлмәләренең берсенә күчте.
Иҗтимагый оешмаларның бер-берсеннән аерылу мәсьәләсе күптәннән өлгергән иде. Һәм менә район җитәкчелеге оешма әгъзаларының үтенечен тормышка ашырды. Хәзер биредә атна саен “Сөйләүче компьютер” программасына өйрәтү буенча дәресләр уздырыла. Компьютерлар сатып алуда предприятиеләр һәм район җитәкчелеге булышкан. Сигез начар күрүче һәм бөтенләй күрмәүче Бөгелмәдән килеп өйрәтүче ТР мәгариф һәм тернәкләндерү үзәге вәкилләреннән дәресләр алалар. Рәфис Вафин сүзләре буенча, турыдан-туры дәресләргә алар күптән түгел генә күчкән, моңа кадәр компьютерларны көйләү буенча эшләр алып барылган. Текстлар җыю, орфография, музыка редакторлаштыру, Интернетка чыгу – болар һәм башка күп нәрсәләр оешма әгъзалары өчен мөмкин булачак. Иң мөһиме – теләк һәм вакыт, дип ассызыклады Вафин. Ул шулай ук мондый категориядәге гражданнар өчен районда компьютер сыйныфы булуы бик яхшы икәнлегенә басым ясады. Әмма идеалда мондый сыйныфның оешма җитәкчелеге – рәистән һәм секретарьдан аерым урнашуы мәгъкуль булыр иде. Аларның кешеләр килүе һәм телефоннан сөйләшү белән бәйле булган эшчәнлеге күпмедер дәрәҗәдә автономия таләп итә.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе Наталья Зиннурова исә үткәрелгән чаралар, оешма әгзаларының теге яки бу бәйгедәге уңышлары, түгәрәкләр эше турында сөйләде, авырлык белән хәрәкәт итүче кешеләр өчен йорт янындагы култыксалар һәм тротуарларның йөрергә уңайлы элементлар белән җиһазлануының зур ярдәм булуы турында сөйләде. Биредә Гөлнара Абильтарова макраме түгәрәген уңышлы алып бара икән. Сүз уңаенда, ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә һәм банк аша акча күчергәндә, күптән һәм ышанычлы рәвештә электрон хезмәтләр белән файдалана. Оешманың киләчәккә планнарына килгәндә, алар, Зиннурова сүзләре буенча, йөзү буенча төбәкара ярышлар, кышкы чорда – чаңгыда узышу спорт чарасы уздырырга җыеналар, Чаллыдагы дельфинарийга, концертларга барырга ниятлиләр икән. Кыскасы планнар – иксез-чиксез. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки бөтенләй күрмәүчеләр өчен дә актив һәм тулы кыйммәтле яшәү рәвеше әһәмиятле.
Роза Искәндәр
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз