Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Район мәктәпләрендә “English around us” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды
2013 елның 25 октябре, җомга
“English around us” дип исемләнгән инглиз телле илләр буенча компьютер презентация-экскурсия муниципаль бәйгесе тәмамланды.
Бәйге укучыларның сөйләм телен үстерү, инглиз телле илләрнең мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү, укучыларга шәхси, эстетик, әхлаки тәрбия бирү һәм аларныцңуйлау сәләтләрен үстерү максатында уздырылды. Бәйгедә район мәктәпләренең җиденче-тугызынчы сыйныф укучылары катнашты. Эшнең эчтәлеге генә түгел, аны инглиз телендә матур итеп тәкъдим итә белү, оригинальлек, башкару осталыгы һәм сыйфаты, эшнең темага туры килүе һәм компьютер программаларын файдалана белүгә дә бәя бирелде. Оештыручыларның сүзләренә караганда, барлык бәйгедә катнашучылар да биремнәргә җаваплы караган. Эшләр шул кадәр мавыктыргыч булган ки, бөтенесе дә аларны дикъкать белән тыңлаганнар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиденче сыйныф укучылары арасында беренче урынга Урыссудагы 3 санлы мәктәптән Артем Прохоров һәм Ольга Ишкова лаек дип табылганнар, ә сигезенче сыйныфлар арасында Бәйрәкә мәктәбеннән Сөмбел Нәбиева, тугызынчылардан – Урыссудагы 4 санлы мәктәптән Кирилл Мецкер беренчелекне яулаганнар. Җиденчеләрдән икенче урын - Иске Урыссу мәктәбеннән Айгөл Җәләевада һәм сигезенче сыйныфтан Урыссудагы 4 санлы мәктәптән Тимур Хөснетдиновта, тугызлардан икенче – Урыссу гимназиясе укучысы Алия Шакирова. Ә җиденчеләрдән - Кече Урыссу мәктәбеннән Динара Йосыпова, сигезләрдән - Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысы Айгөл Гарипова һәм Урыссу гимназиясеннән Яна Авдеева, тугызынчы сыйныфлар арасында Кәрәкәшле мәктәбеннән Илһам Мөрәсов өченче урынга лаек дип табылды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз