Районда спиртлы эчемлекләр урлау очраклары ешайды

2013 елның 25 октябре, җомга
Октябрьдә кибетләрдән спиртлы эчемлекләр урлау очраклары ешайды.
Район хокук саклау органнарының оператив мәгълүматлары буенча, 5 октябрьдә “Фарвин” сәүдә үзәгеннән урыссулы Д. мең ярым сумлык виски спиртлы эчемлеге урлый. Биш көннән соң шул ук үзәктән билгесез карак тарафыннан 143 сумлык аракы урлануы турында полициягә хәбәр итәләр. Ә 20 октябрьдә Ютазы авылындагы “Ялкын” кибетеннән гражданин У. 57 сумлык сыра урлаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International