Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
“Форпост” үзәге, наркотикларга каршы айлыкка, нәтиҗәләр ясады
2013 елның 25 октябре, җомга
Чираттагы наркотикларга каршы көрәш буенча комиссиядә аның әгъзаларының һәм чакырылучыларның төп игътибары иртә чорда наркоманияне кисәтүгә юнәлтелде.
Наркотикларга каршы айлык нәтиҗәләре турында мәгълүматны “Форпост” үзәге директоры Джанна Волкова тәкъдим итте. Элекке айлыклардан аермалы буларак, быел гадәти лекцияләрдән баш тартырга һәм балаларга наркотик чараларны һәм алкогольле эчемлекләрне куллану нәтиҗәләре турында медиклардан алынган видеоролик күрсәтергә карар ителгән. Чаралар уздыруда халыкны социаль яклау бүлегенең зур өлеше һәм аларда Ютазы мәктәбенең актив катнашуы билгеләнеп үтелде.
Наркомания профилактикасында һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда физкультура-сәламәтләндерү учреждениеләренең роле турында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова сөйләде. Безнең районда мондый учреждениеләргә “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Атлант” яшүсмерләр-яшьләр клубы, “Дубравушка” балаларны сәламәтләндерү лагере, “Горизонт” палатка лагере керә. Аларның эше балаларга сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш формалаштыруга, аларны спорт белән шөгыльләнүгә кечкенәдән җәлеп итүгә юнәлтелгән. Бу учреждениеләрдә шулай ук спорт ветераннары белән очрашулар уздырыла, стена газеталары чыгарыла, аеруча уңышка ирешкән тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре бүләкләнә. Штатка психологны кертү мөһимлеге турында әйтелде, чөнки әлеге учреждениеләргә имин булмаган гаиләләрдән балалар да йөри.
Ютазы районы буенча РФ ЭЭМ бүлеге балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең спиртлы эчемлекләр кулланучы әти-әниләр белән эшләве турында инспектор Рөстәм Ногоманов чыгыш ясады. Нигездә, бүлекчә тарафыннан наркотикларга каршы оператив чаралар үткәрелә, имин булмаган гаиләләрдән балаларны ачыклау буенча рейдлар уздырыла, спиртлы эчемлекләрне кирәгеннән артык кулланган балаларны тәрбияләү һәм карау буенча үз вазифаларын үтәмәгән әти-әниләрне җавапка тарту, аларга эшкә урнашуда ярдәм итү буенча чаралар күрелә, укучылар белән профилактик әңгәмәләр уздырыла.
Комиссия әгъзалары шулай ук баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары Рөстәм Шакировның авыруларга составында наркотик матдәләр булган препаратлар язып бирү турында мәгълүматын тыңладылар. Район хастаханәсендә һәм үзәк даруханәдә гражданнарга мондый препаратлар җибәрү катгый контроль астында тора. Әмма шәхси даруханәләр күбрәк табыш алу омтылышы белән законны әйләнеп узып, алар белән сәүдә итәргә мөмкиннәр, дип билгеләп үтте комиссия рәисе урынбасары Илдар Хаҗиев һәм эшмәкәрләрнең намуслылыгына исәп тотмыйча, аларны контрольдә тотарга чакырды.
Полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Марат Нурсәетов укучылар арасында наркотиклар куллануны ачыклау буенча мәктәпләрнең аз эшләве сәбәпле борчылу белдерде, чөнки стажлы наркоманнар тануынча, алар барысы да наркотикны беренче тапкыр нәкъ менә мәктәп яшендә татып караганнар. Бәлки педагогларның үз укучылары тарафыннан наркотиклар куллану фактларын яшереп калдыру мөмкинлеге мондый фактларны эш күрсәткечләрендә начар чагылуыннан курку аркасындадыр. Әмма аларны укучылар тарафыннан наркотиклар куллану турында мәгълүмат биргәннәре өчен тәнкыйтьләмәячекбез дип ышандырдылар. Ул гына да түгел, аларга медицина тикшерүе үткәргәндә, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен җәлеп итәргә тәкъдим ителде.
Сүз уңаенда
“Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә:
- 600 тәрбияләнүче;
- 10 спорт төре;
- 21 тренер.
“Атлант” яшүсмерләр-яшьләр клубында:
- 400 тәрбияләнүче;
- 10 спорт төре;
- 13 тренер.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз