Бәйрәкәлеләр Софья Гобәйдуллинаны туган көнен үткәрделәр

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
Бәйрәкә авылы мәдәният йортында нәсел тамырлары биредән булган танылган композитор София Гобәйдуллинаның туган көненә багышланган кичә узды.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы укучылар алдында җирлек башлыгы Рәмзия Дәүләтханова, музей хезмәткәре Әлфия Хаҗиева, китапханә мөдире Нәсимә Лотфуллина чыгыш ясады. Алар авыл тарихында Гобәйдуллиннар нәселенең роле турында сөйләде. Укучылар авыллары үсешендә тирән эз калдырган кешеләр турында горурланып тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International