Көзен казларны йолкып бетермәгәннәр

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Салкын Чишмәдән Загинә һәм Зирәк Ибраһимовлар казлар үстерү буенча рекордсменнар: быел алар үз хуҗалыкларында 60 каз асраганнар.

 

Быел көз җәйге диярлек иде. Озак вакытлар җылы көннәр торганлыктан, авылларда "каз өмәләре" дә көздән салмак кына кышкы айга күчтеләр.

 Шулкадәр кош-кортны ничек җиңдегез соң сез?  хуҗа хатынга сорау бирәм.  Ашату авырмы?

- Безнең кош – кортның рационы-экологик яктан чиста, баланслы. Без шикле катнаш азык кулланмыйбыз. Кычыткан, яшелчә, фураж... без казлардан тыш бройлерлар да тотабыз, күпләп кишер, суган, бәрәңге, кәбестә үстерәбез. Әлбәттә, болар барысы да гаилә ихтыяҗлары өчен генә түгел, ә сату өчен дә.

 Кишерне сирәкләргә арыйсыздыр инде?

- Беркайчан да сирәкләгәнем булмады, - ди. - Ничектер орлыкны билгеле бер ераклыкта чәчәргә күнектем. Вак кишер каз һәм тавык азыгына китә.

 

 

Роза Әхмәдиева

 Тулырак "Ютазы таңы" газетасында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International