Ютазыда күмәк тыңлаулар узды

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
Үткән дүшәмбедә, 28 октябрьдә, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов рәислегендә күмәк тыңлаулар узды.
Тыңлауларда урам комитетлары рәисләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы, бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Җыелучылар Урыссу бистәсе территориясендә  җылылык белән тәэмин итү схемасы проектын тикшерделәр. Бу турыда “Урыссу җылылык челтәрләре” җәмгыяте директоры Равил Шәйгарданов бәян итте. Схеманы раслау, диелде мәсьәлә буенча фикер алышканда, тиешле комитет тарафыннан җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү өчен мәҗбүри.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International