16 декабрьдә Татарстан Республикасында ведомствоара «Чыршы» оператив-профилактик чарасы старт алды.
Аның кысаларында чыршы агачларын законсыз кисү фактларын булдырмау максатыннан урман кишәрлекләрендә көчәйтелгән патрульлек оештырылган. «Чыршы» операциясе 2024 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәрткәнчә, законсыз кисү, урман утыртмаларын зарарлау гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз кисү кылган кеше киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарның яклау категориясенә бәйле рәвештә урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш.
5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян китерелгән очракта законнарда Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.
Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман саклауның туры номерына 8-800-100-94-00, шулай ук ТР ДБУ «Урман-янгын үзәге»нең төбәк диспетчерлык хезмәте номерына 8 (843) 221-37-95 хәбәр итәргә мөмкин.