«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съезды башланыр алдыннан Казанда «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе булды.
Әлеге акция кысаларында Аяз Шәфигуллин Яңа Ел бүләкләрен алырга һәм хыялларын тормышка ашырырга теләгән балаларның теләкләре язылган открытка алды.
«Теләкләр чыршысы» акциясе 2018 елдан бирле эшли һәм Яңа ел алдыннан балалар өчен тылсым һәм шатлык атмосферасы тудыруга юнәлдерелгән.
Аяз Шәфигуллин фикеренчә, бу бик мөһим инициатива һәм балаларны сөендерү өчен менә дигән мөмкинлек. Ютазы районы башлыгы открыткага язылган барлык теләкләрне якын арада һичшиксез үтәргә вәгъдә итте!