Баулыда " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсы узды

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

«Татарстан хатын-кызлары» ТИО тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә торган конкурс.

 

Конкурс республикабызның социаль-икътисадый үсешенә, яшь буынга, мәдәнияткә, рухияткә, тәрбиягә ярдәм итүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим итү максатыннан үткәрелә.

Безнең районнан 5 катнашучы катнашты.

Ютазы мәктәбе укытучысы Тимербаева Л.Р. "Хатын-кыз - ана" номинациясендә җиңүче булды.

ОВЗлы балалар өчен интернат-мәктәп укытучысы И.В. Абрамова "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә җиңүче булды.

Балалар сәнгать мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Кубашева З.С. "Мәдәният һәм рухият"номинациясендә уңышлы чыгыш ясады.

Иске Урыссу мәктәбе укытучысы Гыйззәтуллина З.Г. "Өченче яшь героинясы" номинациясендә уңышлы чыгыш ясады.

Иске Урыссу авылында яшәүче Рәфыйков С. Р. "ир-ат - игелекле йөрәк" номинациясендә җиңүче булды

 

Барлык катнашучыларны котлыйбыз, финалда уңышлар телибез!

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/v-bavlax-sostoialsia-zonalnyi-etap-tradicionnogo-respublikanskogo-konkursa-zenshhina-goda-muzcina-go

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International