Бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкләгән бүләкләү тантанасыннан башланып китте.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Ветераннарның иң яхшы беренчел оешмасы" исеменә бөтенроссия конкурсының республика этабында икенче урын өчен бүләкләнә:
- 3 нче Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ башлангыч ветераннар оешмасы (рәисе Татьяна Гарифуллина).
Күпьеллык намуслы хезмәте, Ютазы муниципаль районының авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен Ютазы муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
- Нелли Миңнуллина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Ютазы муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты.
Хәрби-патриотик тәрбия буенча актив эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы территориясендә «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә зур шәхси өлеше өчен "ЮНАРМИЯ" бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Рәхмәте игълан ителде:
- Юнармия штабы начальнигы Марат Латыйповка.
«Татарстан Республикасы Юнармиясенең иң яхшы штабы» республика иҗат конкурсында өченче урын өчен Диплом тапшырылды:
- Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбендә.
Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү эшенә зур өлеш керткән һәм Татарстан Республикасында яшь армия хәрәкәтен популярлаштыруга ярдәм иткән өчен "ЮНАРМИЯ" бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:
- Айгөл Мөхәммәтҗанова, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яшь армия отрядына республика смотр-конкурсы лауреаты дипломы белән бүләкләнде:
- Урыссуның 3 нче урта гомуми белем мәктәбенең "Факел" отряды (җит. Светлана Пройдакова).
Тулырак: https://yutazy.ru/news/gordost-rayona/iz-zala-zasedanii-priznanie-zaslug