Район мәдәният йортында Кыш Бабай һәм Кар кызы җәмәгать оешмалары вәкилләрен районның төп чыршысы янына җыйды.
Җыелганнарга район башлыгы Аяз Шәфигуллин изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Ул узып баручы елның безнең район өчен уңышлы булуын ассызыклады.
- Һәр ютазылыга яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру өчен күп эш башкарылды, - диде Шәфигуллин. - Бу мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренә кагыла. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, йорт яны территорияләренә һәм юлларга ремонт ясау, тротуарлар төзү, торак пунктларны су белән тәэмин итү, «Олимп» спорткомплексына һәм Урыссуның 1нче балалар бакчасына капиталь ремонт ясау һәм район халкын без гражданнар җыеннары вакытында һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша таныштырган башка бик күп эшләр. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, ул һәр йортка бәхет һәм шатлык китерсен. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә иминлеге!
> Бу кичне район җитәкчелеге һәм халкы арасында бәйләүче звено булып торучылар җыелды. Чараны район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова оештырды. Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашырга барлык авыллардан җәмәгать эшлеклеләре килде. Алар интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар һәм, әлбәттә инде, җырладылар һәм биеделәр. Иҗтимагый оешмаларның күп кенә вәкилләре - җитештерү ветераннары. Күптән түгел генә төрле өлкәләрдә эшләүче бу кешеләр үзләренең армый-талмый хезмәтләре белән төбәкнең байлыгын арттырганнар, аның чәчәк атуына һәм иминлегенә булышлык иткәннәр. Бүген алар сафта калалар, рухларын һәм оптимизмнарын югалтмыйлар. Моңа район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ярдәм итте.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/obshhestvenniki-na-novogodnei-elke