Бөгелмә шәһәрендә Рузалин Бакиев кубогына чаңгы ярышлары узды.
ТР беренчелегендә ирекле һәм классик стиль белән 2, 3, 5 км дистанцияләрдә Татарстан Республикасының иң көчле 500 яшь чаңгычысы көч сынашты. Ютазы чаңгычылары да спорт сезонын уңышлы башладылар. Тренерлар Таһир Гыйзетдинов һәм Илмир Латыйпов шәкертләре бу ярышларда лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында Илтимер Латыйпов ирекле стиль белән 3 км дистанциядә көмеш медаль һәм классик стиль белән 3 км дистанциядә бронза медаль яулады.