Урыссу мәктәбе укучысы Алинә Ибраһимова Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

2024 елның 28 декабре, шимбә

Яңа ел алдыннан Урыссуның 2нче мәктәбе укучысы Алинә Ибраһимова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

 

Казанның «Татнефть Арена» спорт сараенда Республика Яңа ел чыршысын театральләштерелгән тамаша вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов СВОда катнашучыларның балалары һәм фәндә, спортта, мәдәнияттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен күрсәткән талантлы мәктәп укучылары белән очрашты. Ютазы районыннан иҗади җиңүләре өчен Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучысы яшь рәссам Алинә Ибраһимова чакырылган иде. Бу вакыйга Алинә өчен генә түгел, бөтен мәктәп өчен дә чын бәйрәмгә әверелде, чөнки Татарстан Рәисе белән аралашу мөмкинлеге һәркемгә дә туры килми.

 

 Алинә, беренче булып чыгыш ясаганда, горурланып үз мәктәбенең проектлары һәм аларның туган якны яхшырак итәргә омтылулары турында сөйләде.

 

"Минем исемем Алинә Ибраһимова,- дип башлады үз хикәясен яшь рәссамыбыз. – Мин Ютазы районының Урыссу бистәсендә рәссамнар гаиләсендә тудым һәм шуннан бирле тормышым кызыклы вакыйгалар һәм мавыгулар белән тулы.

Балачактан ук рәсем ясау белән мавыгам, һәм өстәмә белемне мин Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә алам, анда минем әнием Альбина Ибрагимова укыта.

Мин үземнең зураткай, танылган рәссам Камил Ибраһимов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, әнием, педагог - рәссам Альбина Ибраһимова һәм гаиләбезнең иң баш вәкиле зуранкәй - Василә Инсафовна белән горурланам. Аларның ярдәме белән мин күп кенә бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңеп чыктым.

Быел минем ике мөһим вакыйгам булды: 17 октябрьдә «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Казанда Ютазы районы мәдәнияте көне узды, анда «Өч буын династиясе» исеме астында безнең беренче гаилә картиналар күргәзмәсе оештырылды. Анда бабай, әни һәм минем картиналар тәкъдим ителде.

Әлбәттә, мин әле үземә акварельдән алып график планшетка кадәр барлык техниканы өйрәнгән вакытта рәсем ясауның нинди материаллар белән күбрәк ошавын ачыклый алмадым, тик бер генә нәрсәне төгәл әйтә алам: рәсем ясау минем өчен һәрвакыт үзенчәлекле нәрсә булды, бу хобби гына түгел, ул үз хисләремне һәм фикерләремне белдерү ысулы, аларны сүзләр белән аңлатып булмый.

Икенче мөһим вакыйга - Сезнең белән бүгенге очрашу, Рөстәм Нургалиевич. Мин үземнең Ютазы районын тәкъдим итүем белән горурланам. Зур рәхмәт сезгә!"- шундый сүзләр белән Алина чыгыш ясады.

 

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, балачак һәм традицияләрне саклауның мөһимлеге турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, яшьләр – Татарстанның һәм тулаем Россиянең киләчәге. Очрашу азагында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аларга җентекле җаваплар алдылар. Бу очрашу белем бирү генә түгел, ә илһамландыручы да булды, яшь катнашучыларның йөрәкләрендә якты эз калдырды.

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/gordost-rayona/nakanune-novogo-goda-ucenica-8-klassa-vstretilas-s-rustamom-minnixanovym

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International