Шау-шулы корпоратив кичәләр, петардалар һәм салютлар билгеле сәбәпләр аркасында гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта Яңа ел килүен беркем дә гамәлдән чыгармады, һәм бәйрәм чараларын, бигрәк тә балалар өчен, оешкан тәртиптә уздыру мөһим. Тиешле хезмәтләрнең игътибары иҗтимагый куркынычсызлыкны көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча барлык кирәкле чаралар күрелүгә юнәлтелде. Мәдәният учреждениеләренең террорчылыкка каршы торышына, районның барлык җирлекләрендә профилактика эшләренә аерым басым ясалды.
Роза Искәндәр