Яңа ел алдыннан Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "АгроМир" ҖЧҖ советы рәисе Сирин Галиевка «Дуслык» ордены тапшырды.
Сирин Әхәт улы Татарстан Республикасының дәүләт бүләгенә республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен лаек булды.
Сирин Әхәт улын котлыйбыз.