Ютазы районында Ватан сугышы ветераннар толлары өй туйлары үткәрделәр

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
Районның ике торак пунктында ике Бөек Ватан сугышы ветераны толы өй туйлары үткәрделәр.
Ютазы авылында Әхмәдулла Дәүләтшинның тол хатыны, гомере буена сатучы булып эшләгән Мөзәянә әбине котларга район кулланучылар берләшмәсеннән килгәннәр. Ветеран Варис Гыйбаевның тол хатыны Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче Мәрьям әби, кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдереп, йортны дүрт ай эчендә җиткерүләре турында сөйләде. Район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән тантана сәбәпчеләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев котлады һәм әбиләргә куанычлы озын гомер, сәламәтлек теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International