Ютазы авылыннан Максим һәм Камилгә Кыш бабай килде

2025 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Малайлар Яңа елга күптән хыялланган бүләкләр алырга теләк белдерделәр. Әйтик, әтисе бүген җитди яралану сәбәпле демобилизацияләнгән Максим Яхин Республика Яңа ел чыршысында үз теләген белдерде.

 

Ә Камилнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле. Үзенең теләген район чыршысында Кыш Бабайга юллады. Сүз уңаеннан, ике малай да планшет турында хыяллана. Кыш бабай аларга район башлыгы Аяз Шәфигуллин исеменнән күптән көтелгән бүләкләр тапшырды һәм якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан иң җылы сүзләр белән котлады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International