Ютазы районы башлыгының яңа ел чыршысы бәйрәме

2025 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында район башлыгының сәләтле балаларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына багышланган Чыршы бәйрәме узды.

 

 "Бүген бирегә районыбызның иң актив һәм иң креатив балалары җыелды, — диде Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина. - Афәрин сезгә, сез спортта, укуда һәм иҗтимагый тормышта лидерлар, сез — Ватаныбыз чикләрен саклаучы иң кыю әтиләрнең балалары. Мин сезгә нык сәламәтлек һәм уңышлар телим. Шундый максатчан һәм актив булып калыгыз. Әтиләрегез тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсын. Әйдәгез, бу яңа ел чыршысы сезгә 2025 елга энергия бирсен»

 

Һәрвакыттагыча, чыршыга сәләтле балалар, СВОда катнашучыларның һәм күп балалы гаиләләрнең балалары килде. Аларның һәркайсы район башлыгыннан бүләкләр алды. Район мәдәният йортының иҗат коллективы балаларны театральләштерелгән әкият тамашасы белән сөендерде. Тамашадан соң балалар күңелле итеп музыкаль Квизда катнаштылар һәм, бәхетле елмаюларын ялтыратып, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.

 

"Без балалар белән мондый чарада беренче тапкыр. Барысы да шундый матур, - дип уртаклашты бәйрәмгә балалар белән ял вакытында килгән СВО сугышчысы Айдар Харисов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International