«КӘРӘКӘШЛЕ» ҖЧҖ җитәкчесе Данияр Нәбиуллин һәм «Ютазы элеваторы» АҖ директоры Тәлгать Исаков «Теләкләр чыршысы»на хат язган балаларга күптән көтелгән бүләкләрне шатланып тапшырдылар.
Балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм иткәч,аларга шатлык һәм сөенеч китерә . Бу матур традиция елдан-ел дәвам итсен, ә аңа кушылучылар саны арта гына барсын иде.