Ютазы районында тормыш тэмин итү хезмәтләре түбәндәге график буенча эшләячәк.
Электр энергиясен сүндерү мәсьәләләре буенча 8-800 20 00 878 номеры буенча шалтыратыгыз.
2-62-04 — авария-диспетчерлык газ хезмәте.
2-67-08 - «Урыссу-Водоканал»ҖЧҖ диспетчеры.
Чүп чыгару буенча — «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторының ял көне - 1 гыйнвар, калган көннәрдә алар гадәти режимда эшлиләр.
Почта 3 гыйнвардан эшли башлый. Ял көннәре 31 декабрь, 1, 2 һәм 7 гыйнвар.
Урыссу үзәк район хастаханәсе яңа ел һәм Раштуа көннәрендә киләсе режимда эшләячәк:
08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр:
Поликлиниканың стоматология хезмәте - 2025 елның 03, 06 гыйнвары
Амбулатор-сырхауханә хезмәте - 2025 елның 08 гыйнвары
07.00-13.00 сәгатьләрдә:
Диспансеризация үткәрү, хастаханә кәгазе талоннарын, ташламалы рецептларны алу, процедура кабинеты, рентгенология кабинеты - 2025 елның 03, 06 гыйнварында.
Тәүлек буе ашыгыч медицина ярдәме Урыссу үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте тарафыннан күрсәтелә.
2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 08 гыйнварына кадәр 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барлык сораулар буенча колл-үзәккә телефон аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: 8(85593)- 2-65-42, 2-80-56.
Ютазы районы балалар бакчалары һәм мәктәпләре 9 гыйнварда эшли башлаячак.
Спорт "Олимп" комплексы үз эшен 3 гыйнвардан башлап җибәрәчәк.