Данлыклы Ютазы юбилярларын район җитәкчелеге котлады

2025 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Салкын гыйнвар аенда туган көннәрен Урыссу бистәсендә яшәүче Леонид Воробьев (80 яшь), Фәүзия Ермеева (90 яшь), Серафима Матвеева (95 яшь) һәм Ютазы авылында яшәүче Гарвия Мусина (95 яшь) билгеләп үттеләр. Туганнарының һәм якыннарының котлауларына район җитәкчелеге вәкиле дә кушылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов район башлыгы Аяз Шәфигуллин исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярларга иң изге теләкләрен җиткерде, чәчәкләр, бүләкләр, котлау хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International