Сезне Ютазы районы хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Раштуа - иң бөек һәм якты бәйрәмнәрнең берсе. Миллионлаган кешеләр өчен ул чисталык, ихласлык, кешелеклелек һәм шәфкатьлелек символы булып тора. Бу кыйммәтләр безнең барыбыз өчен дә бердәм һәм күп гасырлар дәвамында күршелек, дуслык һәм үзара аңлашу нигезе булып хезмәт итә. Раштуа безне мәхәббәт һәм тугрылыкка өйрәтә, бер-беребезгә карата сакчыл булырга һәм тормышның барлык чагылышларында кадерле булырга дәртләндерә, бездә иң яхшы кешелек сыйфатларын уята. Раштуа бәйрәмнәре һәрвакыт игелекле эшләр, югары уй-фикерләр һәм өметләр белән ассоциацияләнә.
Бу якты бәйрәм һәр йортка сәламәтлек, муллык, сабырлык, бәхет һәм шатлык, шулай ук тыныч күк йөзе алып килсен!
Район башлыгы
А. Ә. Шәфигуллин