Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында балалар өчен "Тылсым ясыйбыз" дигән уен программасы үткәрелде

2025 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

4 январь көнне Кәрәкәшле авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Тылсым ясыйбыз» дигән уен программасы әзерләделәр.

 

Уен программасы биремнәренә спорт, интеллектуаль һәм күңел ачу, шулай ук тизлек һәм игътибарлылык буенча уеннар кертелде. Катнашучылар башта Яңа ел һәм кыш турындагы сорауларга җавап бирделәр. Хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, анда егетләр үзләренең зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.  Чара дәвамында елмаю, көлү һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Уен программасы ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International