Ютазы мәктәбендә «Сәламәт кыш» дип аталган спорт-профилактика чарасы узды.
Кышкы саф һавада балалар әти-әниләре белән бергәләп, бердәм командаларга кушылып, эстафетаның төрле этапларын дәртләнеп үттеләр. Алар шатланып йөгерделәр, сикерделәр, тюбингларда шудылар. Бу вакыйга спорт бәйрәме генә түгел, ә сәламәтлекне ныгыту, кышкы уеннардан ләззәт алу һәм якыннарыбыз арасында вакыт уздыру өчен менә дигән мөмкинлек булды.