Ютазы спортчылары Казахстаннан җиңү яулап кайттылар

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Октябрьнең икенче яртысы безнең спортчылар өчен уңышлы булды. 16 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр - боксчылар Казахстанда.
Казахстанның Аксай шәһәрендә бокс буенча  XVI Халыкара “Достык-Дуслык” кубогына турнир узды. Турнирда Россиянең һәм Казахстанның 22 төбәгеннән 120дән артык кеше җыелды. Россия намусын Татарстан һәм безнең район спортчылары яклады. Безнең боксчылар арасында - тренер Владимир Добрин тәрбияләнүчеләре (Ютазы авылы, “Олимп” СК) – Кәрам Вәлиуллин (60 кг авырлык), шулай ук Илдар (50 кг авырлык) һәм Радик (46 кг авырлык) Гыйльметдиновлар бар иде.
Илдар дүрт шәп алыш уздырды һәм финалда гына хөкемдарларның фикер аермасы нәтиҗәсендә көмеш призер булды. Кәрам үзен ихтыярлы һәм максатка омтылучан боксчы итеп күрсәтте һәм бронза медален яулады, дип хәбәр итте яшүсмерләрнең тренеры.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International