Ютазы спортчылары Казаннан җиңү яулап кайттылар

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Казанның “Батыр” спорт комплексында гер спорты буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге узды. Яшүсмерләр арасында 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медальне Рәмис Биктимеров яулады, бу җәһәттән спорт мастерына кандидат нормативын да үтәде. Шул ук категориядә 90 килограммнан артык авырлыкта Динар Галимов һәм Айрат Абдуллин көмеш медальгә лаек булдылар, спорт мастерына кандидат Артур Гыйльметдинов 68 килограммга кадәр авырлыкта бронза медален алды. 
Чемпионатта спорт мастеры Ринат Усманов 73 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынны алды. Ветераннар арасында Роберт Вафауллин икенче булды. Команда беренчелегендә һәм эстафетада безнең район өченче урынга лаек булды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International