Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Район хуҗалыклары техниканы 2014 елгы кыр эшләренә әзерли башлады
2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Тукай исемендәге җәмгыять базасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм 2014 елдагы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.
Бүген нинди генә тармаккка кагылма, төп рольне авыл хуҗалыгы техникасы уйный. Безнең районда, тулаем республикадагы кебек үк, сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгының әһәмиятле юнәлешләренең берсе булып тора. Сөт җитештерү республика җитәкчелеге һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары ягыннан җитди игътибар таләп итә, дип белдерде киңәшмәләрнең берсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Сөтчелек Татарстан өчен стратегик юнәлеш булды һәм калачак та, чөнки сөт зур һәм шулай ук шәхси хуҗалыкларның да төп табыш чыганагы булып тора. Ә терлекчелекне үстерү өчен, шулай ук үсемлекчелекне дә, авыл хуҗалыгы техникасы һава кебек мөһим. Һәм аңа мөнәсәбәтнең дә тиешенчә булуы мәҗбүри. Быелгы һава шартлары ашлык уру техникасын вакытында ремонтлый башларга мөмкинлек бирмәде, дип ассызыклады авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Зарипов. Ни өчендер урыннарда комбайннарга мөнәсәбәт тиешле дәрәҗәдә түгел һәм бер генә миллион сум тормаган техниканы ремонтлау өчен берничә мең сум табарга теләмиләрме яки мөмкинлекләре юкмы белмим, дип сүзен тәмамлады ул.
Инде бүген үк барлык булган авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма агрегатларны күтәртеп кую, көпчәкләрен һәм механизмнарын буяу, ягъни техниканы саклауга кую буенча барлык мөһим процедураларны үтәү зарур. Машиналар куелган территорияләрдә тәртип урнаштыру һәм объектларны көзге-кышкы ремонт өчен әзерләү, бу җәһәттән аерым игътибарны салкын һава температуралары башланганчы техниканы ремонтлауны оештыруга юнәлтү мөһим. Шулай ук булган чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының, мал азыгы әзерләү, ашлык уру техникасының, тракторларың сакланганлыгын тәэмин итүгә һәм ремонтны вакытында уздыруга игътибар итү зарур. Болар турында район дәүләт техник күзәтчелегенең баш инспекторы Рөстәм Вәлиев тукайлыларның машина-трактор паркын караганда сөйләде.
Детальләргә җентеклерәк тукталып, чәчкечләр һәм культиваторлар күрсәтелде. Барлык тагылма агрегатлар күтәртмәгә куелган, көпчәкләре буялган, механизмнары алыштырылган. Әмма кимчелекләр дә юк түгел. Бу - механизмнардагы бушатылмаган пружиналар, камералардан чыгарылмаган һава. Күпчелек хуҗалыкларның барлык тагылма агрегатларында шундый күренешкә тап булдык. Бу тимернең аруына китерә, ә агрегатларның көпчәкләрендәге покрышкалар ярыла. Барысына да безнең җавапсызлык гаепле, дип басым ясады Вәлиев. Бүген ел саен техниканы яңартырга мөмкинлекләре булган хуҗалыклар күп түгел. Шуңа күрә булганына сак мөнәсәбәт мәҗбүри. Техниканы саклауга куйганда, металлны коррозиядән саклап, механизмнарны буярга онытмау зарур. Барлык мөһим чараларны “АгроМир”, Тукай исемендәге җәмгыятьләрдә вакытында үтиләр, диелде киңәшмәдә. Шулай ук куркынычсызлык техникасы, янгын хәвефсезлеге, хезмәтне саклау мәсьәләләре кузгатылды.
Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы туфракны эшкәртү мөһимлеге турында искәртте. Туңга сөрү – әһәмияте аз булмаган тема, диде ул. Күпчелек әлеге агрочараны үтәргә тырыша. Үрнәк итеп ул тәүлекнең караңгы вакытында да туфрак эшкәртү белән шөгыльләнгән “Вәлиев” крестьян-фермер хуҗалыгын китерде, туңга сөрүне гамәлдә “Таң”, “Уңыш”, “Нәбиуллин” хуҗалыкларында тәмамлаганнар.
Рәмзия Галимуллина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз