ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, яңа елда әти-әнисе Эмир дип исем кушкан сабый туган.
Әмир Низамов 2025 елның 5 гыйнварында туа. Ул Урыссу бистәсендә яшәүче Наил Флүр улы һәм Диана Рәфис кызы Низамовлар гаиләсендә дүртенче бала. Сабыйның әти - әнисенә ярдәмгә гаиләнең өлкән балалары бар, алар энеләрен карауны, тәрбияләүне, аның белән уйнауны һәм үзләре белгән барлык яхшы һәм мөһим нәрсәләргә өйрәтүне бәхет дип саныйлар. Әгәр Әмир исеме «баш», «боеручы», «хаким» дигәнне аңлата дигән версиягә ышансак, Низамовлар гаиләсе ышанычлы таяныч, көчле шәхескә ия булганнар.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/semeinye-cennosti/v-iutazinskom-raione-rodilsia-pervyi-v-2025-godu-rebenok