ЗАГС бүлегендә быел беренче тапкыр никахлашу турындагы акт язылды.
Әбсәләм авылында яшәүче Айдар белән Розалия Харисовлар үзләрен никах бәйләнешләре белән бәйләде.
Бүгенге көндә Айдар Харисов СВО территориясендә хезмәт итә. Өенә ул Яңа ел алдыннан ук кыска вакытлы ялга кайтты. Шулай итеп, балалары һәм тормыш иптәше белән район башлыгының Яңа ел чыршысында булырга да өлгерә. Әйе-әйе, укучы ялгышмады, Харисовлар өч бала тәрбиялиләр. Аларның беренче балалары Нияз 2020 елда туган, кызлары Айназ – 21 елда, ә кечкенәләре Эмилия 2024 ел пәрдәсе астында дөньяга килә. Бәхетле әти-әниләргә үз мөнәсәбәтләрен документаль рәвештә теркәү турында уйларга вакыт булмагандыр дип уйлыйсы кала. Әмма һәркемгә билгеле, мондый мөһим эшне даими рәвештә арткы планга күчереп торырга ярамый. Шулай итеп, ир белән хатынның паспортында штамп куелды, тиешле документ бирелде, яшьләргә ЗАГС хезмәткәреннән котлау сүзләре яңгырады, ә тантанада гаеплеләр назлы үбешү белән бер-берсен бу мөһим вакыйга белән котладылар.
Иске Урыссу авылында туган Розалия Альберт кызы якташын никахлашу тантанасы белән котларга Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова, җирлекнең беренчел хатын-кызлар оешмасы рәисе Зира Кашапова һәм ветераннар советы рәисе Равия Садыйкова килде. Яшь парларга иң изге теләкләрен җиткереп, аларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. ЗАГС бүлегеннән дә истәлекле бүләк тапшырылды. Харисовларның никах бәйләнешләре һәрвакыт нык булып калсын, ә өй учагы балаларның җылы, якты һәм бәхетле көлүләре белән тулсын өчен хәрби операцияне тизрәк тәмамлау теләге яңгырады.
Роза Әхмәдиева