Өч социаль объект капиталь ремонтка ябыла

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Районда бер мәгариф учреждениесен һәм ике мәдәният учреждениесен капиталь ремонт ясауга әзерлиләр.

 

Әйтик, 2025 елда район мәдәният йортында, Урыссу сәнгать мәктәбендә һәм Урыссу 2нче мәктәбендә капиталь ремонт ясалачак. Бүгенге көндә әлеге учреждениеләр башка биналарга "күчәләр". Әйтик, сәнгать мәктәбе эшчәнлеге ремонт эшләре вакытында Урыссу башлангыч мәктәбендә узачак, икенче мәктәп өченчегә «күчәчәк». Ягъни 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәресләр беренче сменада узса, икенче сменада Урыссуның 2 нче мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнәчәк. Район мәдәният йорты бинасын ремонтлаганда аның хезмәткәрләре башка адреслар буенча да эшне дәвам итәчәкләр. Мәсәлән, концертлар һәм башка зур чаралар Ютазы мәдәният йортында узарга мөмкин, мәдәният хезмәткәрләре өчен уңайлы мәйданчыклар «Атлант» спорт комплексында, «Олимп» спорт мәктәбендә, район музеенда бар.…

 

 

Роза Әхмәдиева

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/tri-socialnyx-obieekta-zakryvaiutsia-na-kapremont

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International