2025 елның 16 гыйнварында, кар машиналары һәм квадроцикллар белән идарә иткәндә балалар травматизмын кисәтү максатларында, Ютазы урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Ютазы муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Рәкыйпов Н.Н. катнашында «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Укучылар кар машиналары һәм квадроцикллар белән идарә итү хокукына таныклык алу, аларны теркәү тәртибе, эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чаралары, шулай ук саклану чараларын куллану һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы белән таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда кар машиналары белән идарә иткәндә булган хәлләр статистикасы китерелде.