Быел беренче атналык оператив киңәшмә бүләкләүдән башланды

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Карипова Рәзинә Хәевна, җирле ветераннар советы әгъзасы, Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы хатын-кыз ветераннар (пенсионерлар) арасында шашка буенча ярышларда икенче урынны алган өчен ветераннар оешмасының грамотасы һәм медале белән бүләкләнде.

Ютазы муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен "Регионэлектро" җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Җәләев Альберт Илдус улы Ютазы районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Почта элемтәсе бүлекчәсе ветераннар советының беренчел оешмасы рәисе Мәҗитова Рәисә Нәҗмиевнаны район ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы, СВОда катнашучы сугышчыларга риясыз ярдәм иткәне өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

 

Аннары киңәшмә барышында архив бүлеге җитәкчесе Гәрәева Лилия Җәүдәт кызы «Архив бүлегенең 2024 елгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында»доклад белән чыгыш ясады.

 

Аннары киңәшмә барышында хезмәтләр һәм бүлекләр җитәкчеләренең агымдагы эш турында докладлары яңгырады, оператив һәм эпидемиологик вәзгыять турында мәгълүмат яңгырады, алдагы атнага бурычлар куелды.

 

 

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/sotsialnyiy-rakurs/pervoe-ezenedelnoe-operativnoe-soveshhanie-v-etom-godu-nacalos-s-nagrazdeniia

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International