Софья Гаас "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

 3нче мәктәпнең 9Б сыйныфы укучысы Софья Гаас «Олимпка юл» республика олимпиадасының инглиз теленнән йомгаклау этабы призеры исеменә лаек булды!

 

Софьяның остазы, инглиз теле укытучысы Динара Салават кызы Газизуллинага илһамландыргыч җитәкчелеге һәм үз эшенә тугрылыгы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Софьяга яңа казанышлар, бетмәс-төкәнмәс илһам һәм белем югарылыгына юлда якты җиңүләр телибез!

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/znay-nashikh/sofia-gaas-stala-prizerom-zakliucitelnogo-etapa-respublikanskoi-olimpiady-put-k-olimpu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International