Балалар Баулы шәһәре буенча Әфганстан ветераннар советы рәисе Р. Р. Нуриев һәм район активисты, волонтер, Димтамак авылында яшәүче М. М. Ямалеев белән очраштылар.
Нуриев Р.Р. һәм Ямалеев М. М. балалар өчен патриотизм, Ватан сүзенең әһәмияте, ышанычлы тылның мөһимлеге, безнең сугышчылар өчен ярдәм турында әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмәдән соң балалар Урыссуның 2нче мәктәбе укучыларының солдатларга язган гуманитар ярдәмен һәм хатларын тапшырдылар.
Шулай ук «Көмеш волонтерларга» маскировка челтәрен үрергә, гуманитар ярдәмне төрергә һәм машинага төяп куярга ярдәм иттеләр.